23 апрель көнне Мәскәүдә булган авыр юл һәлакәтеннән соң МакSim янә сәхнәгә кайтырга әзер. Җырчының беренче чыгышы 25 майда Ташкентта узачак. Хәтерләсәгез, авария аркасында аңа берничә концертын ( шул исәптән Казандагысын да) кичектереп торырга туры килде.
МакSimның сәхнәгә кайтуы турында җырчының директоры Маргарита Соколова хәбәр итә.
«Ташкент, көт безне! Без һичшиксез киләчәкбез. Артист үз-үзен хис итүе уңай якка таба бара һәм бу аның беренче концерты булачак. Без аны кичектерергә җыенмыйбыз. Табиблар каршы килми. Боларны мин җанатарларыбыз өчен язам. Очрашуга кадәр», — дип яза ул.
Фото: скриншот инстаграм


Нет комментариев