Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин концерт залында Илһам Шакировның музеен булдырырга тәкъдим итә

Җырчы милли җыр сәнгатенең асылын тәшкил итүче җырчылар Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичевларга да лаеклы музей булдырылсын иде, ди.

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллин берәр концерт залы бинасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган музей булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Әгәр берәр концерт залында Илһам Шакиров музее булдырылса, ул бер бүлмә булырга тиеш дигән генә сүз түгел. Экспозициянең бер өлешен фойега, бер өлешен рекреацияләргә урнаштырырга булыр иде. Мәсәлән, кафе, буфетларда аның җырлары яңгырап торырга мөмкин", - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакиров белән бәйле һәр нәрсәне кешеләр күрерлек, ишетерлек, истә калдырырлык итеп эшләргә кирәк дигән фикердә.

"Шулай ук яшь буынга да кызыклы булсын! Концерт залы аның исеме белән аталган икән, бу залда бар нәрсә дә Илһам абыйны хәтерләтеп торырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки ул бар гомерен сәхнәгә багышлаган, иҗат дип, милләт дип яшәгән бөек артист", - диде җырчы.

"Мәскәүдәге Крокус Сити Холл концерт залы бинасында урнашкан Мөслим Магомаев музеен мин беренче тапкыр күрүем. Музей бик лаеклы, экспозициясе яхшы, бик күп шәхси әйберләре һәм хәтта концерт костюмнары да куелган. Мин чыгыш ясаган зал үзе дә Мөслим Магомаев исемен йөртә" , - диде ул.

"Моңа кадәр авыл, район мәдәният йортларында данлыклы якташларга багышланган музейлар күргән бар иде. Тик алар бик гади, җирле мәдәният хезмәткәрләре көче белән генә эшләнгән", - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.

Фото: Владимир Васильев/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев