Эстрада
Ризат Рамазановка табиблар куркыныч диагноз куя
Инстаграмда @tatar_estrada аккаунты Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек урнаштырып уртаклаша. Популяр җырчы балачагына туры килгән авыр сынау турында болай дип сөйләгән:
«…6 яшемдә табиблар «Пертеса авыруы» дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә — шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды… 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары — тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем» дип искә ала Ризат Рамазанов.
Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек ? ⠀ «... Бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар "Пертеса авыруы" дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә - шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды... 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары - тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем. Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: "Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде", - дидем. Мендем. Аннары: "Эх, велосипед белән менәргә иде", - дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә... Ходаема мең рәхмәт!» #сербулыпкалсын #ризатрамазанов #татарэстрада
Публикация от Татар Эстрада (@tatar_estrada)
Фото: скриншот из инстаграма
https://tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев