Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Тинчурин театрында Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе үткәрелде

15 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе узды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова юбилярны үткән гомер бәйрәме белән котлап, театр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен аны республикабызның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Моннан тыш, ул Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин юллаган котлау сүзләрен дә җиткерде.

«Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләү дәверендә сез үзенчәлекле, күпкырлы образлар тудырдыгыз. Сез беренче рольләрегездән үк үзегезне кабатланмас артистка итеп таныттыгыз. Елдан-ел актерлык осталылыгыз үсә һәм яңа үрләр яулый. Сезнең күпкырлы талантыгыз татар театр сәхнәсен бизи, тамашачыларны шатландыра. Сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, саулык, гаилә бәхете телим», — дигән сүзләр бар иде әлеге котлау хатында.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Лилия Мәхмүтовага конгресс медален тапшырды.

Күренекле актрисаны бу кичтә шулай ук якыннары, хезмәттәшләре, Татарстанның театр коллективлары вәкилләре, курсташлары, иҗатташ дуслары тәбрикләде.

Тантаналы кичәдә Лилия Мәхмүтова катнашындагы «Эх, алмагачлары!», «Гөлшаян», «Мәхәббәт чишмәсе» спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.  Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә юбилярны котлап, җырчылар Булат Нигъмәтуллин, Резедә Төхвәтуллина, Илсөя Бәдретдинова,  Валерий Шрыков, «Казан бию» ансамбле, юмор осталары Камил Кәримов, Раил Садриев һәм башкалар чыгыш ясады. Тамашачы Исламия, Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар триосы башкаруында да җыр ишетте.

http://tinchurinteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев