Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Венера Ганиева: “Үлемсез полк” яшьләрне тәрбия ягына тарта

Җырчы фикеренчә, сугышның кайтавазы әле бик күп еллар дәвам итәчәк.

“Үлемсез полк” йөреше катнашучысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева бүгенге акция яшь буынны тәрбия ягына тартыр дип өметләнә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Үлемсез полк” акциясенең төп әһәмияте сугышта катнашкан әби-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу, аларга дан җырлау. Минемчә, бу чара бик кирәкле, ул актуальлеген беркайчан да югалтмаячак

Венера Ганиева акциядә ел саен катнашуын әйтте. “Бүген дә йөрәкләрне умырып, хәтер, тарих җиле исә. Полк сафында мин Иван абый Григорьев портреты белән килдем. Ул минем әниемнең бертуган абыйсы”, - диде ул.

“Ул 20 яшендә сугышка чыгып китә, Кенигсбергка кадәр җитеп, каты яралана. Аны госпитальгә озаталар. Үзе күптән түгел генә вафат булды”, - дип сөйләде абыйсы турында җырчы.

Венера Ганиева сүзләренчә, “Үлемсез полк” яшьләр өчен бик мөһим акция. “Батырлар – үлемсез. Сугышның кайтавазы бик күп елларга, гасырларга барачак. Тәрбия ягыннан да әһәмиятле чара ул”, - диде Ганиева.

“Без сугыштан соң туган балалар. Бабайларыбыз, әбиләребез безнең тынычлыгыбыз өчен үзләренең гомерләрен биргән. Киләчәктә дә барыбызга тыныч, мул тормыш булсын иде”, - дип искәртте җырчы.
 

Фото: Владимир Васильев, Зиля Мубаракшина

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев