Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Алсу һәм Мәскәү артистлары Татарстан гимны көенә җыр яздырып, клип төшергәннәр

Җыр рус һәм татар телләрендә башкарыла.

Мәскәү артистлары: Татарстан Республикасының халык артисты һәм Россия Федерациясенең атказанган артисты Алсу, популяр җырчы Айрат Сафин, композитор һәм ди-джей Радик Яруллин композитор Рөстәм Яхин язган Татарстан гимны көенә җыр яздырганнар.

Идеянең авторы — Радик Яруллин. Сүзләрне Рамазан Байтимеров һәм Филипп Пираев язган. Гимн рус һәм татар телләрендә башкарыла.

Видео кадрларында республиканың күренекле шәхесләре: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Герое Дамир Йосыпов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, җырчы Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, «Ак Барс» хоккейчылары һәм башка бик күпләр сурәтләнгән.

 

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев