Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Башкортлар кызыгып китте [+фоторепортаж]

Районыбыз эшлекле визит белән килүче кунакларны кабул итеп кенә тора. Күрсәтер уңышлар, тәкъдим итәр тәҗрибә булгач бик сөенечле.

8 июльдә авыл хуҗалыгы тармагындагы заманча технологияләр белән кызыксынып, Башкортстан вәкилләре дә килде.

Әлеге республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Коваленко җитәкчелегендәге делегацияне район башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып йөрде. Кунаклар "Мичән" филиалы Кызыл Мишә авылындагы һәм "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгындагы сөтчелек комплексында булдылар. Заманча технологияләргә ни­гез­ләнеп эшләүче комплекс эшчән­легенә соклануларын белдерделәр. Роботлаштырылган комплекс эш­чән­легенең һәр нечкәлеге, үзен­чәлеге, уңай һәм җитешсез яклары белән кызыксындылар. Максат - киләчәктә үзләрендә дә шундый роботлар урнаштыру.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев