Узган җомгада Саба урманчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан традицион чарага – әлеге өлкәдә үз эшләренең осталарын ачыклаучы ярышларга җыйналдылар.
Саба урман хуҗалыгында 70тән артык белгеч һөнәри осталык буенча ярышып, 11 номинациядә иң яхшыларны ачыкладылар. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтеп, җиңүчеләрне котлады һәм аларның 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе катнашында узачак финал этабында катнашачагын әйтте.
Поделитесь с друзьями
0
0


Нет комментариев