Рөстәм Миннеханов Сабада өстәл теннисы буенча халыкара турнир ачылышында катнашты
Турнирда алты илдән, Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән вәкилләр катнаша.
Бүген Сабада РСФСР, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXIV Ачык шәхси-команда республика ярышлары башланып китте.
Ачылу тантанасында Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы әгъзасы, Россия Өстәл теннисы федерациясенең Попечительләр Советы Рәисе Игорь Левитин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
"Федераль коллегаларыбызга аерым рәхмәт. Без спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез. Барлык катнашучыларга да көчле җиңүләр, лаеклы һәм гадел көрәш телибез", - диде республика Рәисе. Спортчы (Лин-дисциплина өстәл теннисы) Алсу Нигъмәтҗановага Татарстан Республикасы Рәисе Россиянең спорт мастеры таныклыгын тапшырды.
Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, Саба районында өстәл теннисы буенча ярышлар традициягә әйләнде һәм менә 24 ел инде бирегә төрле илләрдән иң яхшы спортчылар килә. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Турнирда алты илдән, Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән вәкилләр катнаша. Ярышлар иртәгә 22 март көнне дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев