Сабада өстәл теннисы буенча халыкара турнир төгәлләнде
Турнирда алты илдән, Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән иң оста теннисчылар көч сынашты.
РСФСР, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXIV Ачык шәхси-команда республика ярышларының ябылу тантанасында ТР Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миннеханов, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР өстәл теннисы Федерациясе беренче вице-президенты Геннадий Аргаков, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Призлы урын алучыларга медальләр, Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Турнир турында тулырак «Саба таңнары» газетасында.
Илмира Галимуллина фотолары. (ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯДА)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев