Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Терлекчеләр Сабан Туеннан [фоторепортаж] - бүләкләү өлеше

Бүген Лесхоз Сабан туе мәйданында районыбыз терлекчеләр хөрмәтләнде. Слет күркәм традиция буларак, ел буе армый-талмый хезмәт куючы сыер савучыларны, бозау караучыларны, мөгезле эре терлек симертүчеләрне бергә җыя.

Терлекчеләр слеты республиканың санаулы гына районнарында үтә.
Слет Лесхозның Нургали мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сафинның Коръән сүрәләре укуы белән башланды. Районыбызның алдынгы терлекчеләре, белгечләре, гаилә фермалары булдыручылар, хезмәт ветераннары, юбилярлар, яшь терлекчеләр тәбрикләнде ул көнне. Аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин котлады һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы белән тыгыз элемтә булдырып эшләүче оешма-предприятие вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр дә бүләксез килмәгән бәйрәмгә.

Теманы дәвамын "Саба таннары" газетасынын 29 июль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X