Тирән эзле гомер яки районыбыз солтаны Солтан абый турында
Узган шимбәдә Саба мәдәният йортында СССР ның Халык мәгариф отличнигы, үзешчән гармунчыларның II һәм III Бөтенроссия фестивальләре, Фәйзулла Туишев исемендәге конкурслары лауреаты Солтан Гайнетдиновны искә алу кичәсе булды. “Тирән эзле гомер” дип исем бирелгән чара алданрак та үткәреләсе булган, әмма пандемия сәбәпле кичектерелгән.
Узган шимбәдә Саба мәдәният йортында СССР ның Халык мәгариф отличнигы, үзешчән гармунчыларның II һәм III Бөтенроссия фестивальләре, Фәйзулла Туишев исемендәге конкурслары лауреаты Солтан Гайнетдиновны искә алу кичәсе булды. “Тирән эзле гомер” дип исем бирелгән чара алданрак та үткәреләсе булган, әмма пандемия сәбәпле кичектерелгән.
1933 елның 5 мартында Олыяз авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән малайның әтисе Гыйльман 4 авылда колхоз рәисе булып булып эшли. Шунлыктан гаилә күченеп йөри, Солтан 7 сыйныфны Тимершыкта, аннары Сабага килеп укый. Югары белем алгач, хезмәт юлын Эзмәдә укытучы булып башлый, 9 ел Шекше мәктәбендә эшли. Солтан Гайнетдиновны шушы чордагы тормышы турында ветеран укытучы Гүзәлия ханым Нотфуллина мавыктыргыч итеп сөйләде. “Яраткан укытучым иде. Күршеләр булып яшәдек, әти белән бик дуслар булдылар. Авылны шаккаттырган вакытлары да онытылмый. Физика да укытты, электрны яхшы белде. Авылда беренче булып телевизор алып кайттылар. Өйләренә күпме кеше сыя ала, шуларда театр карый иде”,– дип истәлекләрен уртаклашты ул.
Чыннан да, Солтан абый күпне булдыра алган алтын куллы кеше булган. “Мин 60 ел буе аның кояшында җылынып үскән малай. Солтан җизни уникаль шәхес иде. Алан-Елгада яшәгәндә йортын җил ярдәмендә электрлы итте. Беркемдә булмаган аэрочана ясады. “Запорожец”ны урталай кисеп, аны озынайту дисеңме, лобзик белән агачтан өстәлләр коеп кору, фотография белән мавыгу дисеңме, гомумән, мин аның кулыннан килмәгән шөгыльне хәтерләмим. Фокуслар күрсәтеп тә үзе янына халык җыя иде. Аның турында китап та яза башлаган идем, ахырда көч җитмәсен уйлап, тукталып калдым. Иң мөһиме, ул райондашлары хәтерендә яши”,– дип Габит Фәрхетдинов кичә героеның уйлап табучанлык осталыгын ачып салды. Улы Айдарның безгә әйтүенә караганда, әтисе Тимершыкта электр энергиясеннән башка гына чишмә суы белән тәэмин итүче гидротаралга кадәр ясаган рационализатор.
1965 елда ул Саба мәктәбенә чакырыла һәм 1994 елга кадәр җиң сызганып эшли. Солтан Гыйльман улының бу чордагы педагоглык эшчәнлеген Саба гимназиясе директоры Айнур Шәймәрданов, ветеран укытучылар Равил Гомәров, Рәфидә Миңнеханова, Гөлзар Галиева яктыртты. Укучы-шәкертләре дә мөгаллимнең күркәм сыйфатларын иң матур хатирәләр белән бәйләп, күңел түрендә яшәгән истәлекләре аша яңарттылар.
1989 елдан “Нәүрүз”фольклор коллективынын даими әгъзасы булган, концертларда бик теләп гармунчы һәм нәфис сүз остасы буларак һәм күмәк җырларда актив катнашкан талант иясе турында ансамбль җитәкчесе Рәйсә Билал кызының да әйтер сүзләре күп иде. Илдар хәзрәт Яхин Солтан абый белән 80-90нчы елларда милли хәрәкәттә актив катнашкан чагын искә алды.
Солтан абый редакциядә дә еш була иде. Бервакыт, бастырып чыгарачаклар дип бәхәсләшеп, Сабага оча торган тәлинкә (НЛО) төшүе турында язмасын республика газетасына юллады. Чыннан да, язма матбугатта урын алды.
Кичәне оештыручы һәм алып баручы Хәниф Тимербаевның әйтүенчә, тамашачы күңеленә юл ярырлык искә алу чаралары үткәрүгә алыныр өчен Солтан абый кебек кебек матур гомер юлы узган шәхесләр булу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев