Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

АРАКЫНЫ ЛИЦЕНЗИЯСЕЗ САТКАН

Район прокуратурасы республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре белән берлектә эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турындагы законнарның үтәлешенә тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында кайбер эшмәкәрләр тарафыннан, аерым алганда җаваплылыгы чикләнгән "Шекше" җәмгыятендә закон таләпләренең үтәлмәве ачыкланды. "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында"гы Федераль законның (22.11.1995) 18нче маддәсе нигезендә аракы сату лицензия алу тәртибендә гамәлгә ашырылырга тиешле эшчәнлеккә керә. Аерым төр товарларны сатуның Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Кагыйдәләре нигезендә сатучы лицензиянең номеры, гамәлдә булу вакыты һәм аны бирүче орган турында мәгълүмат күрсәтергә бурычлы. Тикшерү күрсәткәнчә, Мичәнбаш авылында урнашкан "Шекше" җәмгыяте кибетендә әлеге таләпләрнең үтәлмәве, аракының 2011 елның 30 сентябреннән алып лицензиясез сатылуы билгеле булды.

Нәтиҗәдә кибет хуҗасы И.Вәлиевка карата Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 25.11нче маддәсенең 3нче бүлеге нигезендә эш кузгатылып, чара күрү өчен Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә җибәрелде.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев