Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Бурычлы булу бизәми

Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне сузып йөрүчеләрнең Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә барлык бурычы бер миллион сумнан арта.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында, ягъни айныкын-айга түләп бару кешене зур проблемадан - бурычлы булудан коткара. Түләүне бер айга кичектерсәң дә, әҗәткә батачагыңны көт тә тор. Бу бигрәк тә күпфатирлы гомуми йортларда яшәүчеләргә кагыла. Шуңа да карамастан, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләренә җавапсыз караучылар күп әле. Утка, газга түләүне сузып кара - краныңны ябып яки электр чыбыгыңны өзеп китәчәкләр. Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бармаучыларга андый чара күрү кыенрак. Кайберәүләр шуннан файдалана. Мәсәлән, Байлар Сабасында күпфатирлы йортларда яшәүче Л. белән Г.ның күптармаклы җитештерү предприятиесенә бурычы сентябрь аенда 51 мең һәм 41 мең сумга җиткән. "Берсенең дә түләргә акчасы юк димәс идем. Шулкадәр бурыч фәкать сансызлык аркасында гына җыела. Берсенең бурычы инде хезмәт хакыннан берәр мең сум тотып калу юлы белән дә түләттерелә. Әмма әҗәте кимеми, чөнки кергән акчасы агымдагы ай түләвенә генә җитә",- диде предприятие контролеры Р.Арсланова.

Чирле үлмәс, бурычлы көн күрмәс дигәне шушы була инде. Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне сузып йөрүчеләрнең Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә барлык бурычы бер миллион сумнан арта. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев