Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Кадастр эшләре

Менә бер ел инде җир участокларын ызанлау, ызан планнарын төзү белән кадастр инженерлары шөгыльләнә. Алар квалификация аттестатлы һәм үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре, абруйлары өчен персональ рәвештә җавап бирәлә

Кадастр инженеры квалификация аттестатын һәркем дә ала алмый. Дәгъва белдерүченең закон таләпләренә туры килүе генә аз. Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән Татарстанда оештырылган комиссиягә квалификация имтиханы да тапшырырга кирәк. Димәк, кадастр эшчәнлеге өлкәсендә очраклы кешеләр булмаска тиеш кебек. Шуңа да карамастан, кадастр исәбе үткәрү кире кагылган яки вакытлыча туктатылып, кадастр палатасына мөрәҗәгать итүчеләрнең бетеп торганы юк. Сәбәбе бер - ызан планы тиешенчә әзерләнмәгән.

Ызан планы Россия икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы (№ 412, 24.11.2008) таләпләренә туры килерлек итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш. ТР буенча "Кадастр палатасы" федераль бюджет оешмасы кадастр инженеры төзегән документны тикшерә. Шул тикшерү нәтиҗәләре буенча кадастр исәбе органы объектны дәүләт исәбенә куя яки кире кага, яисә исәпкә куюдан туктатып тора.

Җир кишәрлеге хуҗаларына җир участогын ызанлау һәм кирәкле документларны әзерләү өчен белгеч сайлаганчы тәкъдимнәр базарын өйрәнергә киңәш итәбез. Хәзерге көндә Татарстанда 400дән артык квалификацияле кадастр инженеры эшли. Араларында күпьеллык стажы булган, нык белемле, яхшы репутациялеләре дә байтак.

Әгәр Сезне сыйфатсыз төзелгән ызан планы аркасында берничә тапкыр кире борсалар, берничә ай вакытыгызны әрәм итсәләр, бу очракта бер генә юл бар - кадастр инженерын сыйфатсыз эше, срокларны бозганы өчен җавапка тарту. Беренчедән, кадастр эшләре заказчысы үз мәнфәгатьләрен яклау өчен судка мөрәҗәгать итә ала. Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 14.35нче маддәсе нигезендә кадастр эшчәнлеген башкаручы ызан планы, җир участогы чикләрен килештерү актына, техник план яки тикшерү актына белә торып дөрес булмаган мәгълүмат кертсә, әгәр бу җинаять җаваплылыгына тарта торган гамәл булмаса, аңа административ штраф салына яки ул 3 елга кадәр дисквалификацияләнә. Икенчедән, кадастр инженеры аттестатыннан һәм кадастр эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Квалификация комиссиясе кадастр исәбе органыннан кадастр инженерының эшчәнлеге турында мәгълүматлар ала, ызан планнарын сыйфатсыз башкару сәбәпле, кире кагулар саны һәм сәбәпләрен анализлый. Бер календарь ел эчендә инженер әзерләгән документларның кадастр палатасы кире борганнары арасында закон таләпләренә кискен рәвештә туры килмәве ун тапкыр ачыкланса, бу кадастр инженерының аттестаты алына.

Бәян ителгәннәрне йомгаклап шуны әйтәсем килә, күчемсез милеккә хокукларыгызны рәсмиләштерү алдыннан үзегезнең хокукларыгызны өйрәнегез, белгечләрнең бурычлары белән танышыгыз.

А.Багманова,

"Кадастр палатасы" Федераль бюджет оешмасының Саба районы бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев