Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары 21.12.2012 ел №133-н Саба муниципаль районында җирләү буенча хезмәт күрсәтүнең гарантияле исемлегенә тарифларны раслау турында "Җирләү һәм күмү эше турында"гы Федераль законның 9нчы маддәсе 3нче пункты, ТР Министрлар Кабинетының 196 санлы (18.05.2007) һәм 468 санлы (15.06.2010) Карарларын үтәү максатында карар бирәм: 1. Жирләү...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары

21.12.2012 ел №133-н

Саба муниципаль районында җирләү буенча хезмәт күрсәтүнең гарантияле исемлегенә тарифларны раслау турында

"Җирләү һәм күмү эше турында"гы Федераль законның 9нчы маддәсе 3нче пункты, ТР Министрлар Кабинетының 196 санлы (18.05.2007) һәм 468 санлы (15.06.2010) Карарларын үтәү максатында карар бирәм:

1. Жирләү буенча хезмәт күрсәтүнең гарантияле исемлегенә тарифларны расларга һәм 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертергә.

2. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең "Җирләү буенча хезмәт күрсәтүнең гарантияле исемлегенә тарифларны раслау турында"гы 1258 санлы (22.12.2011) карарын көчен югалткан дип танырга.

3. Карарны "Саба таңнары" газетасында бастырырга һәм район сайтына урнаштырырга.

4. Карарның үтәлешенә контрольлек итүне үземдә калдырам.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов.

Карарга кушымтада күрсәтелгәнчә, мөселманча һәм христианча җирләүгә тарифлар 4763,96 сум (җирләү өчен документлар әзерләүгә - 559,96 сум, ритуал билгеләнештәге предметларга - 2526,72, транспорт хезмәте күрсәтүгә - 894,64 сум, кабер казуга һәм җирләүгә - 783,45 сум) тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карар