Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Урамда мал йөртмә!

Саба муниципаль районы территориясендә 2006 елдан административ комиссия эшләп килә.

Комиссия утырышларында Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексында бәян ителгән төрле категориядәге эшләр карала. Аерым алганда, комиссия вәкаләтенә кодексның "Җирлекләр һәм шәһәр округлары биләмәләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу" дигән 3.6нчы маддәсе буенча кузгатылган административ эшләрне карау тапшырылган.

Саба районында югарыда күрсәтелгән кагыйдәләр башкарма комитет җитәкчесенең 2007 елның 20 гыйнварындагы 23-п санлы "Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы торак пунктларында территорияләрнең санитар тоту, җыештыруны оештыру, чисталык һәм тәртип тәэмин итү турында"гы карары белән расланган. Әмма әлеге кагыйдәләр барлык торак пунктларда да үтәлми әле. Әйтик, Кагыйдәләрнең 8.22нче пунктында "Йорт хайваннарын һәм кошларны ветеринария-санитария таләпләренә туры килмәгән торакларда тоту, билгеләнмәгән урыннарда йөртү, күпфатирлы йорт тирәләренә, скверларга чыгару тыела" диелгән. Олы Шыңарда яшәүчеләр 6 июльдә, шушы кагыйдәне бозып, сарыкларны авыл урамнарында караучысыз йөрткәннәр. Әлеге факт полициянең участок вәкаләтлесе Р.Садриев тарафыннан теркәлеп, кагыйдә бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.

Ә 18 июльдә әлеге беркетмәләр Административ комиссиянең чираттагы утырышында каралып, терлекләрен урамда караучысыз йөртүчеләргә 2000әр сум штраф салу турында карар кабул ителде.

Хөрмәтле гражданнар! Авыл җирлекләре биләмәләрендә чисталыкны һәм тәртипне бергәләп саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урамда сарыклар йљри