Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хокук мәктәбе

Эт дус кына түгел, ерткыч та

Саба районы прокуратурасы эт тешләгән балигъ булмаган баланың хокукларын яклады.

  Прокуратура йорт эте һөҗүм иткән балигъ булмаган бала әтисенең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Аның барышында ачыкланганча, 2026 елның март аенда шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе территориясендә эт балага һөҗүм иткән, нәтиҗәдә аның сәламәтлегенә зыян килгән.

Хокук саклау органнарының вазифаи затлары тарафыннан этнең хуҗасы ачыкланган. Һөҗүм аның хайваннар белән җаваплы мөнәсәбәт турындагы закон таләпләрен үтәмәве сәбәпле килеп чыккан һәм балигъ булмаган зыян күрүчегә әхлакый һәм физик газаплар китергән.

Саба районы прокуроры бала мәнфәгатьләрен яклап, хайван хуҗасыннан мораль зыянны компенсацияләү турында район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Прокурор тарафыннан кабул ителгән җавап чарасы хәзерге вакытта каралу стадиясендә.

Моннан тыш, Саба территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе КоАПының 8.52 статьясы  1 өлеше (Хайваннар асрауга карата гомуми таләпләрне үтәмәү) һәм Татарстан КоАПының 3.18 маддәсе 3 өлеше (этне мәҗбүри теркәүне башкармау) буенча административ хокук бозу эше кузгатылып, эт хуҗасына  3500 сум штраф салынды.

Камил Хафизов,

район прокуроры урынбасары,

                                                                                                                                                                                                                                        I класслы юрист           

Фото: Ясалма фәһем                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев