Саба таңнары

Сабинский район

16+
Хокук мәктәбе

Кулыңны тыя алмасаң...

Куркынычсызлык системалары камилләшә баруга, профилактик чаралар да күрелүенә карамастан, кибетләрдән урлау очраклары һаман да сәүдәгәрләрнең җанын бимазалап тора...

 Кибет ишегеннән кергән һәр кеше, гадәттә, үзенең ниятен генә уйлап йөри: кемдер ашыга, кемдер бәяләрне чагыштыра, кемдер балачактан килгән гадәт белән ипи һәм чәй рәтләренә юнәлә. Ә кайчак арада  башын түбән иеп, кулларын кесәсендә йөртеп, үз күләгәсеннән үзе шикләнеп атлаучы да була. Аның күңелендә икенче бер хис  яшерелгән. Шоколад плиткасы  алып  куен  кесәсенә   салу аның  өчен  гөнаһ түгел  кебек.  “Беркем күрмәс”, – дигән уй җиңел генә килеп керә аның башына. Кешеләр бит болай да күп, сатучы үз эше белән мәшгуль, күзәтү камерасы да әллә аны “таный”, әллә  юк.

Кыскасы, сәүдә нокталарында күзәтелә торган вак урлашулар  киң таралган, шул ук вакытта күңелне рәнҗетә торган күренеш. Ул, кечкенә генә кибет хуҗасыннан алып зур супермаркет челтәрләренә кадәр  җитди проблема. Куркынычсызлык системалары камилләшә баруга, профилактик чаралар да күрелүенә карамастан, кибетләрдән урлау очраклары һаман да сәүдәгәрләрнең  җанын бимазалап тора.  Кибетләрдә вак урлашуларның еш күзәтелүенә китерүче факторларның берсе – психологик сәбәпләр: кайберәүләр вак урлашуны әһәмиятсез күренеш итеп кабул итә.  Мондый фикер һич тә дөрес түгел. Закон тарафыннан милекне вак урлау өчен дә җаваплылык каралган. Бу хакта Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе  кодексының 7.27нче маддәсенең 1нче пунктында  язылган. Ул урлау, мошенниклык, үзләштерү яки растрата юлы белән чит кешенең бәясе бер мең сумнан артмаган мөлкәтен  урлау өчен административ җаваплылыкны күздә тота. Бу очракта җәмәгать  судьясы тарафыннан урланган милекнең бәясеннән биш тапкырга артыгракка кадәр, әмма бер мең сумнан ким булмаган күләмдә административ штраф салына яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50  сәгатькә кадәр  мәҗбүри эш билгеләнә. Мисалга, 1963  елгы хатын-кыз  А. 2025 елның 25 августында Шәмәрдәндә урнашкан «Пятерочка» кибетенең сәүдә залыннан хатын-кызлар гигиенасы әйберләре, “Сады придонья” балалар согы – барысы 285 сумлык товар  урлый. Икенче көнне тагын  шул  ук  кибеткә  кереп,  яшерен рәвештә  макарон әйберләре, йогурт,  икра алып  чыгып  китә. Бу  юлы  333 сум 90 тиенлек зыян  сала.  Кыңгыр эшен дәвам итеп, ул 1 сентябрьдә кабат  кибеттә пәйда була  һәм   1 089 сумлык продукция (6 шоколад,  конфетлар)  урлый.   Сәүдә нокталарына  куелган  видеокамералардан шушы районда  яшәүчене тануы  кыен мәсьәлә түгел. Шәмәрдәндә  яшәүче кәкре  куллы хатын-кыз бу юлы тиз арада  тоткарлана.  Аңа карата һәр  эпизод  буенча  аерым  административ  эш   кузгатыла. Беренче ике  эпизод буенча аңа берәр  мең  сум  күләмендә штраф  чарасы  билгеләнде. Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.27нче маддәсенең 2нче пунктында  язылганча, урланган продукция (товар) бәясе  бер  меңнән  артып  китсә, ләкин 2500  сумнан артык булмаса,  гаепле  зат 3  мең  сум штрафка тартыла.  Яки 15 тәүлек  арест,  яисә 120 сәгатькә  кадәр мәҗбүри эш  билгеләнә. Шулай итеп, А.га барысы 1707, 9 сум  күләмендә  урлаган  әйберләре 5 меңгә төште.

Кибетләр акча  түләми генә товар  алып  чыгу  очраклары  командировкага  килүчеләр  арасында  да күзәтелә. Мисалга, 1976 елгы Вотяков  агымдагы  елның 23 ноябрендә Шәмәрдәндәге “Магнит”  кибетеннән ике шешә аракы   урлый. Видеокамерада  күренсә дә, танымаслар дип  уйлый. Әмма икенче  көнне  үк аны полиция  хезмәткәрләре тоткарлый. Аңарчы да шундый характердагы административ хокук бозган Вотяковка карата 6 тәүлеккә  арест  чарасы  кулланылды.

Вак  урлашу  өчен җаваплылыкка 16  яшь­тән узган яшүсмерләр тартыла. Әгәр 12 яшь­лек бала  кибеттән кесәсенә 20 сумлык  сагыз  салып  чыгып  китә икән, аның бишләтә арттырылган бәясен (ләкин 1 мең сумнан артык түгел) ата-ана түли. Бала  үзе балигъ булмаганнарның эше  һәм  аларның  хокукларын  яклау  комиссиясе тарафыннан  учетка  куела.  Шуны  да онытмаска  кирәк: урланган әйбер бәясе  2,5  мең  сумнан  артса, 14 яше тулган Россия гражданинына җинаять җаваплылыгы кузгатыла. Әгәр кеше бу яшькә җитмәгән икән, аның өчен җаваплылыкны ата-аналар үз өстенә алачак. Шуңа   күрә бала  кулында  чит-ят әйбер  күренүгә бик игътибарлы булырга   кирәк.

Руслан Нәбиуллин,

җәмәгать судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев