Шәмәрдәндә наркотик матдәләр кулланган йөртүчегә карата суд карары чыкты
Хокук мәктәбе

Шәмәрдәндә наркотик матдәләр кулланган йөртүчегә карата суд карары чыкты

Шәмәрдәндә наркотик (тетрагидроканнабинол) кулланган өчен руль артында тоткарланган 1996 елгы йөртүчегә суд карары белән бер ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 мең сум штраф билгеләнде.

2026 елның 25 июнендә 18 сәгатьтә ГАИ хезмәткәрләре Шәмәрдәндә  «Форд Фиеста" маркалы автомобильне туктата. Руль артында 1996 елгы В.Домолазов була. Аның РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозып, исерек хәлдә идарә иткәнлеге  ачыклана. Моңа  нигез булып аның йөзенең  төсе кискен үзгәрүе, үз-үзен шартларга туры килми торган тотышы тора. Шулай да алкотектор белән исереклек халәтен тикшерү тискәре нәтиҗә  күрсәтә.

Транспорт чарасын йөртүче, исерек хәлдә дип уйларга җитәрлек нигезләр булу сәбәпле, үз ризалыгы белән медицина учреждениесенә җибәрелә. Химик-токсикология анализы биологик объектта тетрагидроканнабинол кислотасы барлыгын   күрсәтә. Бу инде бер дә йөртүче  файдасына түгел. Кешене алкоголь генә исертми.

Домолазовка карата административ эш кузгатылып, җәмәгать  судьясы аңа бер ел да 6 айга транспорт йөртүгә хокук биргән таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең  сум   күләмендә штраф  чарасы куллану турында  карар  чыгарды. Алдан хәбәр ителгән булуга карамастан, ул суд утырышына килмәгән  иде.

Материал район юл хәрәкәте иминлеге  комиссиясе

 булышлыгында әзерләнде.

 


Нет комментариев