Уенчык кына димәгез…
Тиздән Яңа ел, димәк, пиротехниканың күпләп сатылу вакыты җитте дигән сүз. Бәйрәм алдыннан нәкъ менә шушы товарга басым ясауның сәбәбе аңлашыладыр.
Ни өчен дигәндә, пиротехникадан ел саен йөзләрчә кеше, шул исәптән балалар зыян күрә. Статистикага күз салсак, куллану базарындагы куркыныч уенчыларның яртысы легаль булмаган рәвештә сатылып кеше гомеренә һәм, гомумән алганда, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерелә. Ә бит пиротехника куркынычлы һәм сезонлы сатыла торган товарлар исемлегенә кертелгән. Шуңа күрә алар фәкать махсуслаштырылган кибетләрдә яки бүлекләрдә һәм 16 яше тулганнарга гына сатылырга тиеш. Ә өлкәннәр күзәтчелек итмәгәндә 18 яше тулмаганнарга да куллану тыела. Алкогольле эчемлек кулланган очракта хәтта өлкәннәрнең дә 2нче-3нче категориягә кергән пиротехника белән эш итәргә хакы юк. Гомуми куркынычсызлык таләпләре РФ Хөкүмәтенең 2000 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән 135нче санлы карарында урын алган. Анда Хөкүмәт стандартларына таянып, пиротехник товарларны саклау һәм сату кагыйдәләре билгеләнгәнлеген сатучылар һәм аларны кулланырга җыенучылар онытмасыннар иде. Пиротехник товарларның әйләнешен тикшерү, куллану базарында хокук бозуларны булдырмый калу юнәлешендә эшләүче министрлыкларга да йөкләнгән. Татарстан Республикасының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе тарафыннан үткәрелгән узган елгы «Пиротехника» операциясе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, куллану базарында пиротехника саткан эшмәкәрләребез эшчәнлегендә күп кенә төгәлсезлекләр табылган. Очраклы сатучылардан юнәлткән товарларга күпләп сатучы теләсә кайда җитештерелгән товарларның сертификатлары бирелүе һәм аларның сата торган товарга тәңгәл килмәве ачыклана. Ә Россия куллану базарын төрле илләрдән кертелгән сыйфатсыз товарлар белән тулганлыгын күпләр белә.
Шулай ук 2009 елда Пермь шәһәрендәге төнге клубта пиротехника белән саксыз эш итү йөздән артык кешенең гомерен өзгәнлеген дә онытырга хакыбыз юк. Гомумән, ата-аналар, балаларына күңелле мизгелләр бүләк итәм дип гомерлек кайгы ясый күрмәсеннәр иде. Әйтик, урамда сату урынында тотылып үзенә дым җыйган шартлаткычны кабызган вакытта күп очракта тоткарлык килеп чыгып, шартлау көтелмәгәндә була. Сатып алган әйберләр бары тик сөенеч кенә китерсен.
Н.Юзеева,
куллану базарында хокук бозуларны кисәтү белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев