Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Габит Фәрхетдинов : «Китап язарга әкренләп җыелган истәлекләрем нигез булды»

Райондашыбызның яңа “Ялгыш язылган язмыш” дигән китабы дөнья күрде

 Мәкаләләре һәм әдәби әсәрләре  республика  матбугаты битләрендә  еш  күренә. Шулай ук  аның элек “Саба таңнары” газетасында  “Фәрхәт” псевдонимы белән бирелгән язмаларын да укучылары яратып  кабул иттеләр.

Ул  һаман да иҗатта.  Өченчекөн  район үзәк  китапханәсендә үткән Габит Фәрхетдиновның “Ялгыш язылган язмыш” китабын тәкъдим итү кичәсе дә шуны  раслый.  Чарада  авыл китапханәчеләре,  “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары”, “Сөембикә”  клубларына    йөрүчеләр чакырылган  иде. Кичә авторның тормыш һәм  хезмәт юлы  белән танышудан  башланып  китте.

Сугыштан  соңгы елларда Тимер­­шык авылында колхозчылар гаи­лә­сендә туган  Габит абый үзенең тәрҗемаи хәлен беренче  китабы “Чал  ветеринар кыйссалары”нда бик образлы  сурәтләгән. Хезмәт юлын   фермада  башлап, малларны күңеленә  якын  иткән  егет Казан дәүләт ветеринария институтына укырга кергән. Биш ел үзе XXII партсъезд исемендәге  колхозында алган  белгечлеге буенча  эшли. Алга таба  КПССның Саба райкомында  инструктор,  авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, “Җәлил” совхозына партком секретаре,  “Киров” исемендәге колхозда рәис урынбасары  вазифаларында  хезмәт  баскычлары аша  үтә. Аннары  үз һөнәре буенча  эшләү теләген исәпкә алып, аны Саба районара ветеринария лабораториясе мөдире итеп билгелиләр.  2000-2006 елларда – Саба районы баш мал табибы, баш ветеринария инспекторы. 

Лаеклы ялга  чыккач,  Габит Фәсәх  улының тормышы яңа борылыш  ала: ул иҗат дөньясына  кереп  китә. Шуның өстенә 14 ел  Саба үзәк китапханәсе каршындагы  “Өлкәннәр” клубын җитәкли. “Газетага  мәкаләләр   яза-яза  шомарганмындыр  инде. Районның бер башыннан икенче  башына кадәр йөреп эшләп, хезмәт биографиям барлыкка   килде. Китап  язарга әкренләп җыелган  истәлекләрем нигез булды. “Чал ветеринар кыйссалары”н  берничә мәртәбә  кү­череп   язарга туры  килде. Мин бит әдәбияттан  ерак  кеше. Китапларым әдәби  әсәрләр  укудан барлыкка  килгән интуициягә нигезләп, ниндидер  эчке  бер сиземлек, тоемлылык белән   язылдылар”,– ди  ул иҗаты турында.

Габит  абый үзенең кайчан да бер  каләмгә үреләсен күңеленең иң сиземле кыллары белән тоеп, институтта укыган вакытындагы практика чорында, аннары мал табибы булып эшли башлаган еллардан ук көндәлек алып барган. Шушы  сыйфаты һәм гаҗәеп тырышлыгы аны иҗат әһеле иткән дә инде. Әгәр дә үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгәнлеге, фанатлыгы, төгәллеге булмаса,  китаплары  языла да алмас иде.

Габит Фәрхетдиновның “Ялгыш язылган язмыш” китабына шул  исемдәге повесть, “Җәмнихан бал­кышы”, “Карачкы вакыйгасы”, “Зәм­зәмия коткысы”, “Плагиатр Фарук”, “Чәнечкеле чәчкә” хикәяләре һәм “Шәпи бунты” дип исемләнгән пьесасы  кергән. Әсәрләрендә  га­ди кешеләр көндәлек яшәештә сурәтләнә, нечкә юмор белән тормыш вакыйгалары тасвирла­на. Аның хикәяләре лирик яңгырашы һәм халык образлы теленә якын булуы белән аерылып тора. Әсәр­ләре укучылар ничегрәк кабул иткәннәр, күңелләрендә нин­дирәк уйлар калдырган  – бу хакта  кичәдә катнашучылар  ихлас сок­лану хисләре  белән  сөйләде.  “Гомер  буе шофер булып  эшләдем. Мурманскидан Владивостокка  ка­­дәр озын  юллар  үттем.  Эшемне  әле  үткән  ел гына ташладым. Хә­зер “Өлкәннәр”  клубына  йөрим һәм Габит абыйның   барлык  яз­ма­ларын  укып  барырга  тырышам. Фикерләреңне  уйландыра торган итеп бирәсең.  Киләчәктә дә  язуыңны туктатма”, – диде  Фә­рит Моталлапов.  Кичәне: “Габит  абый   бик күзәтүчән  кеше. Һәрбер  ке­шенең  холкын,  гадәтләрен   оста өй­рәнә, күрә һәм  матур итеп   кәгазьгә төшерә белә.  Зур  хезмәт  сораган китапны әзерләп  чыгара  алу –  пенсиядәге кешегә  үзе зур батырлык.  Барыбыз да моңа  сокланабыз.  Китабын барлык  авыл  китапханәләренә җитәрлек  бүләк итте. Безнең  чыккан  язучыларның ул  ягы гомумән  хөрмәткә  лаек.  Әле тормыш юлыгыз буенча китапларга кереп бетмәгән, әйтелмәгән   сүзләр  күптер дип  аңлап торам. Габит абый белән  фикерләребез  бер-берсенә туры  да  килеп  бет­мәскә  мөмкин. Моны  бик  яхшы  аңлыйбыз.  Чөнки Габит  бер  заманда  яшәсә, без – икенче заман кешеләре. “Өлкәннәр”   клубы да  гөр­ләп  эшләсен,  китаплар   да  чы­гып  торсын. “Ялгыш  язылган  яз­мыш” та   халык   күңелендә  ке­реп калсын. Кичәдә  катнашучы­ларга үз фикерләрен матур итеп  җиткергәннәре  өчен,  зур рәх­мәт. Инде истәлеккә  аңа шушы кечкенә генә  бүләкне зур итеп тапшырыйк”, – дип  үзәк  китапханә директоры  Ләйсән Билалова төгәлләде. Шулай ук туган көне  уңаеннан  күп  китаплар  авторы  Гөлсинә Га­­лимуллинага  да сувенир тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев