Сукырлыктан дәвалаган җиде адым (ХИКӘЯ)
Арча районы Сөрде авылының яшь прозаигы Раилә Вәлиуллинадан әдәби күчтәнәч. Раилә журналистика факультетында укый. Буш вакытларында менә шушындый хикәяләр яза.
Язгы күктә кояш көлә, яңа гына бөреләнеп килгән агачларда чырык-чырык чыпчыклар чыркылдаша. Кар суына туенган шәһәр юллары җем-җем килеп күзләрне чагылдыра. Яз һавасын күкрәк тутырып сулап, шул матурлыкка сокланып кына кайт инде тулай торагыңа!
Әмма юк. Тирә-якның ямен күрергә күзләрем яшькә томаланган иде. Атна буе көтеп тә авылга кайтырга җай чыкмаудан кәефем кырылдымы, күңелсез хатирәләр искә төшеп җанымны талкыдымы, белмим, әмма көне буе балтасы суга төшкән кешедәй йөрдем, кайтыр юлга чыккач исә әллә нидән генә күңелем тулып китте. Уйга чумып, бар дөньясына үпкәләп, Проспект метросыннан чыгып барам.
Халык эскалаторга таба агыла. Тиз-тиз генә барысын да узып китәргә дә, урамга чыгып тынычланырга исәп. Ә алдан баручылар йә юлыма каршы чыгалар, йә өстерәлеп кенә атлыйлар – алдан сөйләшеп куйганнар диярсең! Инде эскалаторга барып кына җитәм дигәндә, бер сәер күренешкә тап булдым: алдымнан вак-вак кына атлап барган егет кинәт кенә эскалаторга таба барган җиреннән кырыйга тайпылды. Үзе һаман бара да бара.
Нишләргә җыена икән бу дип аптырап калдым. Яхшылабрак карагач, егетнең кулында озын гына бер таяк барлыгын күрдем. Ул шуның белән метро идәненә суккалап бара. Әкрен булса да ышанычлы адымнар белән атлаган егетнең күзләре күрми дип кем уйлаган! Мин аптырап басып торган арада, баласын иярткән яшь кенә бер ханым егетне беләгеннән тотып эскалатор янына алып килде. Менеп җиткәнче егетне күз алдыннан югалтмаска тырыштым (арада ярдәм күрсәткән ханым һәм тагын берничә кеше). Эскалатордан төшкәндә егылмасмы егет? Шөкер, юлны исән-имин үтте.
Әмма төшкәч тә турникет ягына дөрес борылмады. Бу юлы инде егетне кулыннан үзем тотып алдым. Үз-үзен тотышыннан ук күренә иде: егет кемнәндер ярдәм көтеп яшәргә ияләнмәгән, шуңа да киртәне узгач, ул, рәхмәтен әйтеп, юлны мөстәкыйль дәвам итте. Кырлы-кырлы сары сукмакка таягы белән кагылып вак-вак атлап китте. Мин дә үз юлымны дәвам иткән булсам ярагандыр, егетне калдырып китәргә күңелем тартмады. Шуңа да адымымны әкренәйтеп, үзенә сиздерми генә, көтә-көтә егетнең алдыннан бардым. Юкка түгел икән: борылышта егет кабат юлдан тайпылды. Янә кулыннан тотып алдым һәм шуннан соң ычкындырмадым да, чөнки алда ике биек баскыч. Аллаһның рәхмәте белән аларын да исән-сау менеп җиттек. Ишекне ачып чыгарырга дип талпынган идем, өлгермәдем: монда беренче генә йөрүе түгелдер, күрәсең, егет ишекне үзе ачты. Урамда аны дуслары көтеп тора иде. Шау-гөр килеп сәламләштеләр. Тавышларында ник бер кызгану, уңайсызлану булсын! Дуслар көлешә-көлешә сөйләшеп калдылар, ә мин юлымны дәвам иттем. Чокырларына кар суы тулган шәһәр юлыннан тулай торакка таба барам.
Фото: https://pixabay.com | Engin_Akyurt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев