Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Йолалар - милләт мирасы"

Каз канаты каурый-каурый: Тимершыкта каз өмәсе узды [+фото]

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда күңелле мәшәкатьләр – каз өмәләре башлана. Ябалак-ябалак кар яуган көнне без дә Тимершык авылына юл тоттык. Бүген Биктимировлар хуҗалыгында туган-тумача, күрше-күлән каз өмәсенә җыелды.

“Сарык бәкәе кадәр бу казлар!”

Без эшнең иң кайнаган вакытында килеп кердек. Олысы-кечесе шау-гөр килеп каз куалар – тотып, аякларын бәйләп, сугымчыга тапшыралар. Сугымчылар Фәнис абый Нурисламов һәм Сәүбән абый Сәгыйтов йорт хуҗасы Гөлира апаның күршеләре.

“Каз чалуның бөтен сере – кулың йомшак, пычакның үткен булуында. Пычак үтмәсә, каз каурыйларын кыса, йолкынмас була. Һәм, пычакны тидергәнче, Аллаһ исеме зикер ителеп: «Бисмилләһи, Аллаһу Әкбар», – дип әйтелергә тиеш”, – ди Фәнис абый. “Сөбханаллаһ, мәшаллаһ, сарык бәкәе кадәр бу казлар”, – ди җор телле сугымчы.

“Яшәсен үзебезнең инкубатор!”

 Гөлира апалар быел 20 каз үстергәннәр.

“Узган ел 35 иде, башка елларны 50шәр каз асраган да булды”, – ди хуҗабикә.

Каз өмәсен ел саен үткәрергә гадәтләнгәннәр – бергә тизрәк тә, күңеллерәк тә. Хуҗабикә казларны кайнар суда пешекләгән арада үзен сөйләштереп тә алдык.

“Казлар бик зур булды быел. Үзебезнең Тимершык инкубаторыннан алган Линда токымлы казлар бу. Яхшылап ашатсаң, 6-7 килограммга кадәр үсәләр. Чебешләрне дә шуннан алабыз. Яшәсен үзебезнең инкубатор!” – ди Гөлира апа.

 

“Мизгел”: тормышта да, сәхнәдә дә бер­гә

Гөлира апаларга өмәгә уннан артык хатын-кыз килгән иде. Җитез-җитез эшлиләр, пешекләп алып керәләр дә, йолкыйлар, шул арада эчен-башын тазарталар. Мамыгы да махсус урынга җыелып бара. Кыскасы, йорт кошының бер әйбере дә әрәм булмый. Шул арада шаярышып-көлешеп тә алалар, бер-берсенә киңәшләрен дә бирергә өлгерәләр. Иң кызыгы каз йолкыганда булды: апаларның оста эшләгәненә шаккатып карап торган мәлдә иңнәренә гармунын аскан Шамил Кадыкин килеп керде. Бер-бер артлы моңлы җырлар, күңелле такмаклар яңгырады... Баксаң бу көнне өмәгә Тимершык мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” фольклор ансамбле коллективы кызлары җыелган икән!

“Без коллективыбызда 16 хатын-кыз. Лаеклы ялда булсак та, үзебезне әби дип әйтәсебез килми әле. Без һәрчак бергә – шатлык-борчуда да, хезмәттә дә. Өмәләрне чеби чистартудан башлыйбыз, аңа үрдәк өмәсе килеп кушыла... Хәтта бер-беребезгә бәрәңге чүпләшергә дә барабыз әле! Аллаһка шөкер, кулыбыз эштән бушамый, телебез җырдан туктамый”, – ди Гөлира апа.

Каурыйларын су юлына сипсәң...

Инде казлар йолкынды, эч-башлары урнаштырылды. Чишмәгә юарга төшәсе генә калды. Моның өчен бизәкле көянтәләр дә әзерләнеп куелган.

“Авылларда каз өмәсе гөрли, юл буена канат сипкәннәр”, - дип җырлый-җырлый чишмәгә таба юл алдылар апалар.

Нәкъ җырдагыча, су юлына каз каурыйларын да сиптеләр. Бу йоланы үтәсәң, киләсе елда да казлар уңачак дигән ышану бар икән. Каз түшкәләрен “Хаҗи” чишәмәсенең шифалы  суында юганнан соң, хуҗабикәләр кайтыр юлга чыктылар.

 

Каз өмәсе кай ягы белән кадерле?

Салкын урамнан бәлеш исе таралган җылы өйгә керүләре рәхәт тә соң! Өмәчеләрне мул табын әзерләп өйдә Гөлира апаның кызы Гөлнара һәм килене Энҗе ханым көтеп тора иде. Өстәл түрендә – каз маенда кызган коймак, кайнар бәлеш...

“Кызлар, Аллаһның рәхмәте яусын! 20 казны 2 сәгать эчендә бергәләп эшкәртеп алдык, инде ил-көннәребез тыныч булып, исән-сау яшәргә язсын!” – дип Гөлира апа рәхмәтләрен җиткерде.

Өстәл артында гөрләшеп утырулар әле озак дәвам итте. Авыл, дөнья хәлләрен сөйләштеләр, рәхәтләнеп сыйландылар.

«Каз өмәсе»нә бик күп мәгънә салынган: авыл халкының бердәмлеген дә, рухи байлыгын да чагылдыра ул. Әнә шулай күрше-тирәне, туганнарны берләштерү чарасы булуы, гореф-гадәтләрне яңартуы белән дә кадерледер ул...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев