Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

1 апрель – Көлке көне

Көлке көненең кайсы илдә килеп чыгуы тәгаен билгеле түгел. Уналтынчы гасырдан бирле үткәрелә дигән фараз да бар. Әмма Борынгы Римда моңа охшаш бәйрәм булуы мәгълүм. Шул заманнарда яшәгән греклар "Кеше көләргә тиеш, көлү җанны сафландыра" дип ышанганнар. Россиядә исә Көлке көне беренче тапкыр 1703 елда уздырылган. Шуннан бирле яшәп килгән...

"Булды бит инде”

Сиксәненче еллар да Килдебәктә авыл Советы рәисе булып Ришат абый Шәфигуллин эшләде. Төз гәүдәле, жор күңелле кеше иде. Бервакыт аны җомга көнне кичкә таба сукыр эчәгесенә операция ясарга Саба үзәк хастаханәсенә салалар. Шәфкать туташы ул яткан палатага керә дә: “Ришат абый, сезгә операция дүшәмбе генә булыр инде. Анализлар алып тормыйбыз. Алдагы атна башында гына киләсегез калган”,– ди. Шуннан соң Ришат абыебыз: ”Нигә соң әле, мин дүшәмбегә кадәр монда ятам?”– ди дә, әйберләрен җыештыра башлый. Ул да булмый, палатага кизү торучы хирург керә дә, аңа операциягә әзерләнергә куша. Ярар, Ришат абыйның сукыр эчәгесен кисеп­тегеп, палатага чыгаралар. Аппендэктомия уңышлы уза. Дүшәмбедә палатага шәфкать туташы килеп керә дә, йомшак кына итеп: “Бүген сезгә операция була. Анализларыгызны тапшырыгыз”,– дип эндәшә. Ришат абый чынлап торып хафага кала. “Уңышлы чыкмады микәнни?”– дип борчыла. “Сеңлем, миңа операция булды бит инде”,– ди ул мөлдерәмә күзләре белән шәфкать туташына текәлеп.

Аягын бутаган

Совет чорында Ленин туган көндә өмәләр үткәрү традициясе бар иде. Бу хәл 1984 елда булды. Берничә дәрестән соң директорыбыз Шәүкәт Хәмзин укытучыларны җыеп алды да, өмә үткәрү тәртибен аңлатты. Ир­атларга бурадан эшләнгән ат абзарын сүтеп, өясе икән. Юеш кар, бозлы яңгыр явып торган үтә ямьсез көн. Башка көннәрдә бакчада эшләү шарты белән хатын­кыз укытучылар өмәдән азат ителде. Шулай ук үзен начар хис иткән ир­атларга да андый мөмкинлек бирелде. Алар башта директор янына кереп, үзләренең сәламәтлекләре турында телдән аңлатма бирергә тиешләр иде. Һәрвакыт уенкөлкеле Миндель Вәлиуллин да килешле генә аксап Шәүкәт Хәмзин янына кереп китте. Чыгып барганда аның атлавына өлкән яшьтәге Зөфәр абый Минһаҗев та игътибар иткән. “Карале,– диде ветеран укытучы җиңелчә генә касыгыма төртеп.– Бу сул аягына аксап кереп киткән иде, хәзер уңына тыйтаклап чыгып бара”. Нигә алай итүе белән кызыксындык. “Буталганмын шул”,– диде Миндель абый кет­кет көлеп. Ул көнне аларга кунаклар кайткан булган, шуңа хәйләләгән. Язмада телгә алынган хезмәттәшләрем барысы да ахирәттә инде. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Рәйхан Кәшипов

Төс аермау

Моны Юлбат авылында яшәүче хөрмәткә лаек шәхес Харис Нотфуллин сөйләгән иде.”Бригадир булып эшләгән вакыт. Фәлән абыйга эшкә әйтергә кердем. Өеннән чыкты да, син, энем, төс аермыйсыңмы әллә, дип ишекне ябып та куйды. Нәрсә әйтергә теләде бу, монда төснең ни катнашы бар икән, дип ярты көн уйлап йөрдем. Өйлә җитеп, ашарга кайткач, календарьга күзем төште. Баксаң бүген ял көне икән, цифрны кызыл белән язганнар”.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев