Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда исерек ир-ат җиденче каттагы яна торган бүлмә тәрәзәсеннән сикереп исән кала

Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат гомерен кар өемнәре саклап калган.

Чаллыда исерек ир-ат җиденче каттагы яна торган бүлмә тәрәзәсеннән сикереп исән кала. Әлеге хәл турында социаль челтәрдә шаһитлар хәбәр итә.

Бу вакыйга кичә кич Яңа шәһәрнең 23 / 11в йортында булган. Күршеләренең сүзләренә караганда, исерек хәлдә булган ир аяк киемен электр плитасендә киптерергә булган. Аяк киеме яна башлаган һәм ир-ат куркып тәрәзәдән сикергән.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, ир-атның гомерен ул килеп төшкән кар өемнәре саклап калган.
 

Фото: https://pixabay.com | HG-Fotografie

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев