Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әгерҗедә ирен үтереп, мәетен бакчага күмгән хатынга хөкем карары чыкты

33 яшьлек хатын-кыз, элеккеге ире исеменнән социаль челтәргә кереп, аның дуслары һәм туганнары белән язышкан.

Татарстанда үзенең элеккеге ирен үтереп, болгарка һәм балта белән кисәкләргә бүлеп, бакчага күмеп куйган күпбалалы хатын 9 елдан артык гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

«2018 елда 6 июньнән 7сенә каршы төндә Әгерҗе районындагы бер авылда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз йоклап яткан иренең муенына ике тапкыр балта белән чапкан. Шуннан соң аның үле икәнлегенә инангач, мәетне подвалга ташлаган һәм балта, болгарка ярдәмендә кисәкләргә аерган», - дип яза газета.

Әлеге җинаятьне кылганнан соң, хатын өен җыештырып, Ижевскига китеп барган. Берничә көн үткәч ир-атның әти-әнисе, уллары озак вакыт элемтәгә чыкмавына борчылып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Тәртип сакчылары юкка чыккан ирнең элеккеге хатыны белән элемтәгә кереп, бүлеккә килергә тәкъдим иткән, әмма ул үзенең Чаллыдан булуын әйтеп, килүдән баш тарткан.

Полицейскийлар шалтыратканнан соң, хатын-кыз яшертен генә өенә кайткан һәм элеккеге иренең калдыкларын җыеп, бакчага күмеп куйган. Соңрак полицейскийлар әлеге урынны ачыклаган.

Мәрхүмне эзләгән арада, җинаятьче аның исеменнән социаль челтәргә кереп, дуслары һәм туганнары белән язышкан. Себергә акча эшләргә киттем дип алдаган.

Әгерҗе районы суды хатын-кызны элеккеге ирен үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомуми режимлы колониягә хөкем иткән. Ул 9,5 ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк. Аның өч баласы бар, шуларның берсе – инвалид.

Фото: https://pixabay.com | 4657743

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев