Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Казан суды телефон мошенниклары төркемен 23 елга колониягә хөкем итте

Барлыгы эштә 11 зыян күрүче, аларга яшьләр хәзер 16 млн 42 мең сум тиеш.

   Казанның Совет район судында мошенниклыкта гаепләнүче дүрт яшь кешегә хөкем карары чыгарылды. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүчеләр корбаннарга шалтыраткан, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм смстан кодны атауларын сораган. Шуннан соң корбанның счетыннан бөтен акчасы югалган.

Җинаять эшендә барлыгы алты кеше: Динар Хисмәтулин, Антон Бузыцкий, Шәмси Мамедов, Владислав Бондарь, Владимир Короленко һәм Тимур Мөхсидинов. Әмма Владимир Короленко һәм Антон Бузыцкий эшләрен аерым производствога бүлеп чыгардылар, чөнки алар Саклану министрлыгы белән контракт төзеделәр һәм махсус операция зонасына киттеләр.

Шулай итеп, эскәмиядә дүрт гаепләнүче калды. Дүртесен дә гаепле дип таптылар: Динар Хисмәтуллинны – 6 ел 8 айга, Шәмси Мамедовны – 6 ел 6 айга, Владислав Бондарьны – 3 ел 8 айга, Тимур Мөхсидиновны 6 ел 6 айга хөкем иттеләр. Гомумән алганда, бөтен төркем 23 ел һәм сигез айга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-sudy-telefon-mosenniklary-torkemen-23-elga-koloniyaga-xokem-itte-5927369

Фото: Ясалма фәһем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев