Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә җиңел автомобиль авария булган урынга килгән патруль машинасына бәрелгән

Юл һәлакәте Ленин дамбасында булган.

Казан үзәгендә җиңел автомобиль авария булган урынга килгән патруль машинасына бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

«Кичә Ленин дамбасында юл һәлакәте булды. Авария урынына юл-патруль хезмәте инспекторлары килде. Полицейскийлар юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергән вакытта, патруль автомобиленә зур тизлектә тагын бер машина килеп бәрелде», - дип сөйләде әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кеше.

Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Фото: Елена Саляхова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев