Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда автоинспекторны имгәткән машина йөртүчене сак астында калдырдылар

Алмаз Заутдинов 14 майга кадәр тикшерү изоляторында утырачак.

Казанның Яңа Савин районы суды автоинспекторны имгәткән Алмаз Заутдиновны сак астында тоту вакытын бер айга озайтты.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 13 февраль көнне 37 яшьлек Алмаз Заутдинов «Шевроле Кобальт» автомобилендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм автоинспектор таләбе буенча туктаудан баш тартып, юлын дәвам иткән.

Шулай да Восстание урамында ул туктарга мәҗбүр булган. Бу вакытта юл-патруль хезмәте инспекторы машина янына килеп, тәрәзә аша кагыйдә бозучыдан автомобиль ачкычын алмакчы булган. Алмаз Заутдинов, автоинспекторның кулын кыстырып, тәрәзәне күтәргән һәм юл-патруль инспекторын үз артыннан «ияртеп», күрше урамга борылган.

Маневр вакытында ул, каршы як полосага чыгып, икенче автомобильгә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, тезе имгәнгән автоинспекторны хастаханәгә озатканнар.

Алмаз Заутдинов авария урыныннан качып киткән, аны икенче көнне генә тоткарлаганнар. Ир-атны машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тартканнар һәм медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен 15 тәүлеккә вакытлыча тоту изоляторына озатканнар.

Экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә «Шевроле» шоферының наркотиклар куллануы ачыкланган. Соңрак Алмаз Заутдиновны тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Бүген суд аны 14 майга кадәр тикшерү изоляторында калдыру турында карар чыгарды.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев