Казанда автомобиль һәлакәтендә шофер һәм җәяүле вафат булган
Бүген иртән Гәрәев урамында һәлакәт булды.
Казанда чит ил машинасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән Гәрәев урамындагы 92нче йорт янында «Хендэ» иномаркасы «зебра» буенча юл аркылы чыга торган җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң машина электр баганасына килеп бәрелгән», — дип сөйләделәр полициядә.
Авариядә җәяүле һәм автомобиль йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев