Казанда троллейбус йөртүчесе белән сугышканнан соң йөрәк авырулы пассажир үлгән
Ир-атлар кичә кич белән Рихард Зорге урамында сугышкан.
Казанда троллейбус йөртүчесе белән сугышканнан соң 46 яшьлек пассажир үлгән. Ул йөрәк авырулы булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Җәмәгать транспортының 55 яшьлек йөртүчесе белән 46 яшьлек пассажир кичә 18.50 сәгатьтә Рихард Зорге урамында сугышкан.
Сугышканнан соң пассажир үлгән. Чыганак мәгълүматлары буенча ир-ат йөрәк авыруыннан үлгән.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев