Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанлы ир-ат күпкатлы йорттагы янгыннан чыкканда пешкән

Янгын бүген Фрунзе урамындагы ике бүлмәле фатирда чыккан.

Ир-атның Казанның күпкатлы йортларының берсендә кабынып киткән янгыннан чыкканда тәне пешкән. Бу хакта «Татар-Информ"га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртәнге якта 112 номерлы ашыгыч хезмәтләр телефонына Фрунзе урамындагы 19 йортта янгын чыгу хакында хәбәр кергән. Вакыйга булган урынга килеп җиткән янгын сүндерү хезмәткәрләре утның икебүлмәле фатирдан чыкканлыгын ачыклый.

Нәтиҗәдә 30 яшьлек ир-ат кулын пешергән.

Янгынның мәйданы 20 кв. метр. Хәзер коткаручылар утның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.

Янгынга каршы көрәш хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы ярдәмендә утны тиз арада сүнедерергә мөмкин булган, йортта яшәүчеләр эвакуацияләнмәгән.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев