Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Җиңү проспектында урнашкан күпкатлы йортта газ шартлаган

Җиңү проспектында тугыз катлы йортта янгын чыккан.

Казанда күпкатлы йортта фатир янган вакытны видеога төшергәннәр. Биредә газ шартлаган дип фаразлана. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Янгын Җиңү проспектындагы 34нче йортның сигезенче катында чыккан.

Видеода балконны ут чорнап алганлыгы күренә. Шулай ук фатир тәрәзәсеннән дә куе кара төтен ургыла.

«Янгын сүндерүчеләр балконда зыян күрүчене тапкан. Аны табибларга тапшырганнар. Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтәләр», – дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклаячак.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев