Лаеш районында янгын сүндерүчеләр ферма эшчесен алты метрлы чокырдан чыгарган
Гадәттән тыш хәл Тангачи авылындагы терлекчелек фермасында килеп чыккан.
Лаеш районының Тангачи авылында терлекчелек фермасында эшләүче 52 яшьлек ир-ат алты метрлы чокырга төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Лаеш районы янгын часте хезмәткәрләре урынга килеп, ир-атка чокырдан чыгарга ярдәм итә һәм табибларга тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев