Моң алиһәсе Әлфия Авзалованың варисы, җырчының кызы Гүзәл Авзалова вафат
Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың иҗатын саклау фонды мәшһүр җырчының кызы Гүзәл Авзалованың якты дөньядан китүе турында кайгылы хәбәр таратты.
Татарстан Республикасының халык артисты Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды социаль челтәрләрдә кайгылы хәбәр таратты: мәшһүр җырчының кызы Гүзәл Авзалова якты дөньядан китеп барган.
Мәрхүмәне соңгы юлга аның туганнары, якыннары һәм дуслары озатты.
Исегезгә төшерәбез, легендар җырчы Гүзәл һәм Зөлфия исемле ике кыз тәрбияләп үстерде. Бүгенге көндә Әлфия апаның нәсел дәвамчылары — Иделия, Ләйсән, Аскар һәм Рената исемле оныклары, шулай ук Ева, Кристан-Александр, Себастьян-Эндрю һәм Максимильян исемле оныкчыклары бар.
Чыганак: Татар информ
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев