Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән

Гадәттән тыш хәл бүген Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта булган.

Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл бүген Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы 19нчы йортта булган. Шартлау нәтиҗәсендә йортның сигезенче һәм тугызынчы катлары (барлыгы дүрт фатир) тулысынча җимерелеп төшкән.

Җимерекләр арасыннан җиде кешене, шул исәптән әнисе белән ике яшьлек сабыйны коткарганнар. Тугызынчы катта яшәгән бер кешенең гомере өзелгән. Тагын җиде кешенең язмышы билгесез.

Гадәттән тыш хәл булган урында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев