Йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган.
Татарстанның Саба районында «Рено» йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
«Юл һәлакәте кичә кич Байлар Сабасы – Лесхоз автомобиль юлында булган. Йөк автомобиленең йөртүчесе, тимер киртәне ватып, күпердән елгага төшеп киткән», - дип белдерде алар.
Нәтиҗәдә, йөк машинасы әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: Очевидцы


Нет комментариев