Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 8 бала булган автобус фура белән бәрелешкән

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Балык Бистәсе районында трассада җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Башкортстаннан килүче автобус Мәскәү өлкәсеннән фура белән бәрелешкән. Машиналар юлны бүлешә алмаган. Бәрелештән соң фура кюветка очып чыга.
Автобуста 8 бала һәм 11 олы кеше булган.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, алар Уфадан Татарстан башкаласына экскурсиягә барган. Зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев