Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда автобус белән юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Һәлакәт бүген иртән Татарстанның Кама Тамагы районында Кече Салтык авылы янында булган

Татарстанда автобус һәм чит машиансы катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген 11.00 сәгать тирәсендә Кече Салтык авылы янында «НЕФАЗ» рейс автобусы һәм «Шкода» автомобиле бәрелешкән. Бәрелешүдән соң автобусны юл кырыена атып бәргән, ул яртылыш юл кырыена төшкән. Чит ил машинасы юлга аркылы баскан.

«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә», - диделәр министрлыкта

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр барысы да Казан хастаханәсенә күчереләчәк.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев