Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда давыл 12 агачны аударды һәм мең йортны утсыз калдырды

Табигать казасы нәтиҗәсендә шәхси милеккә шактый күләмдә зыян килгән. Урында гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм зыян күләмен бәяләү буенча комиссия эшли.

   27 июль кичендә Татарстанда һава торышы начарланды. Синоптиклар  мәгълүматлары буенча, республика территориясендә яшенле яңгырлар һәм көчле яңгырлар, боз һәм секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метр тизлектәге җил фаразланды.

   Табигатьнең көйсезләнүе нәтиҗәсендә,  Аксубай районында җил ике шәхси йортның һәм ике торак пункттагы биш хуҗалык корылмасының түбәләреннән шиферны алып атты, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе. 

   Республиканың төрле районнарында 12 агач ауган: өчесе — Казанда, бишесе — Чистай районында, берәрсе — Арчада һәм тагын өчесе — Аксубай районында. Давыл нәтиҗәсендә  Лениногорск, Чистай, Әлмәт һәм Биектау районнарында электр энергиясенең өлешчә сүнүенә китергән. Барлыгы  1079 абонент утсыз  калган.

  Шулай ук, Чистай районында ике «Ровесник» һәм «Солнышко» балалар лагере утсыз калган. Электр челтәре компаниясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта барлык кулланучыларны электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев