Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 трассасында "Лада" шоферы зур тизлектә автотракторга бәрелеп һәлак булган

Үлем белән тәмамланган һәлакәт бүген иртән республиканың Биектау районында булган.

Татарстанда М7 трассасында "Лада" һәм автотрактор катнашында һәлакәт булган, нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген 7.38 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына республиканың Биектау районында М7 трассасының 813 нче чакрымында "Лада"ның автотракторга бәрелүе турында хәбәр килде", - дип аныкладылар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте урынына 71нче янгын сүндерү-коткару һәм 2нче зона эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләре килде. Коткаручылар автомобильне стабильләштерә, шуннан соң гидравлик корал ярдәмендә салоннан 49 яшьлек шоферның мәетен чыгаралар.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре билгеләнә. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев