Татарстанда ракета куркынычы игълан ителде: казанлылар сиренадан уянды
Сиреналар биш минут чамасы яңгырады
Татарстанда пәнҗешәмбе иртәсе борчулы тавышлардан башланды. Төнге 3:40 тирәсендә республикада пилотсыз куркыныч режимын керттеләр, ә инде җирле вакыт буенча 5:33тә ракета режимын өстәделәр.
Казанның барлык районнары буенча якынча биш минутка сиреналар яңгырады, ә тавыш көчәйткечләрдән диктор өч тапкыр кешеләрне һава тревогасы турында кисәтте һәм качарга сорады.
Шул ук вакытта Татарстан башкаласы, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортлары рейслар кабул итүдән һәм җибәрүдән туктады. Росавиация аныклаганча, шундый ук вәзгыять төнлә Чебоксар, Самара, Ульяновск, Сочи, Тамбов, Иваново, Псков, Пенза, Саратов, Ярославль, Геленджик, Краснодар, Внуково һәм Калугада булган.
Ракета курынычы Татарстанда гына түгел-моңа охшаш күренеш Чувашиядә, Удмуртиядә, Башкортстанда, Пермь краенда, Самара, Оренбург, Пенза, Ульяновск, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә булды.
Чыганак: Татар информ
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев