Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Бәләкәч”ебезне зурладылар

Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында "Бәләкәч" республика программасын тормышка ашыруда катнашкан муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләрен тәбрикләделәр.

Очрашуда катнашучылар алдында министр Ирек Фәйзуллин чыгыш ясап, кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре файдалануга тапшырылган район җитәкчеләренә һәм төзүчеләренә рәхмәт сүзләре белдерде.

Бу көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгында да бәйгедә җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Бу юлы китапханәләр арасында сайлаучыларның гражданлык-хокук культурасын күтәрү өчен оештырылган конкурска йомгак ясалды. Ә.Кәримуллин исемендәге Саба районы үзәк китапханәсе сайлаучылар белән эш алып баруның яңа алымнарын булдырганы өчен кызыксындыру призына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев