Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш участоклары билгеле

ТР Министрлар Кабинетының 19 санлы Карары (13.01.2012) нигезендә Татарстанда 2012 елда республика бюджеты хисабына юл төзелеше программасы расланды.

Әлеге программа нигезендә безнең районда Курсабаш - Сүлә авыллары арасында юл төзү эшләре алып бару планлаштырыла. Әлеге максатка 28 миллион сум акча тотылачак. Моннан тыш "Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау" өстәмә программасы нигезендә Олы Шыңар авылын "Арча-Теләче" автомобиль юлына тоташтыру, Алан-Елга, Төбәк авылларына керү юлларына һәм Туктар-Мәртен торак пунктлары арасына асфальт җәю, Казан - Шәмәрдән, Тимершык - Олы Шыңар юл участокларын ремонтлау каралган. Әлеге эшләр республика бюджетына 119 миллион сумга төшәчәк. Ә "Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын һәм күперләрне ремонтлап тоту" өстәмә программасы нигезендә районда 54,321 миллион сум эш башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев