Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гавами тыңлаулар булды

Узган җомгада Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында 2011 елга һәм 2012-2013 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проекты һәм Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча буенча авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, бүлек җитәкчеләре катнашында гавами тыңлаулар булды. Аны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары...

Узган җомгада Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында 2011 елга һәм 2012-2013 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проекты һәм Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча буенча авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, бүлек җитәкчеләре катнашында гавами тыңлаулар булды. Аны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов алып барды. Беренче көн тәртибе буенча финанс-бюджет платасы рәисе Ш.Сөнгатов сүз алып, 2011 елга һәм 2012-2013 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проектына карата өстәмә тәкъдимнәр кертлмәве турында белдерде.

Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән юридик бүлек начальнигы А.Миңнекәев таныштырды. Уставка кертелгән өстәмәләрнең күбесе корррупциягә каршы торуда муниципаль контрольне көчәйтү, район Советы депутатларының Федераль законда билгеләнгән йөкләмәләрне үтәүдәге җаваплылыкларын тагын да арттыру зарурлыгы белән бәйле. Шуның белән гавами тыңлаулар төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев