Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИҢ ШӘП ӘЙДӘМАН

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Иң шәп әйдәман" ("Замечательный вожатый") респуб­лика конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдәман - балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыручы һәм һәр яктан сәләтле укучы ул. Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив тугыз әйдәман: Илүзә Шәвәлиева (Түбән Шытсу урта мәктәбеннән), Владислав Петров (Икшермә), Зөһрә...

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Иң шәп әйдәман" ("Замечательный вожатый") респуб­лика конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдәман - балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыручы һәм һәр яктан сәләтле укучы ул. Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив тугыз әйдәман: Илүзә Шәвәлиева (Түбән Шытсу урта мәктәбеннән), Владислав Петров (Икшермә), Зөһрә Касыймова (Олы Шыңар), Алисә Галимуллина (Яңа Мичән), Гөлинә Кәримова (Олы Кибәче), Айсылу Мөбарәкшина (Эзмә), Чулпан Вахитова (Саба гимназиясе), Айгөл Нургалиева (Шәмәрдән лицее), Илүзә Хөсәенова (Сабабаш) катнаштылар. Конкурсантлар жюрига үз эшчәнлекләрен, кызыксынуларын, уңышларын чагылдырган портфолиолар әзерләп тапшырдылар. Әйдәманнар үзләренең осталыкларын дүрт этапта күрсәттеләр. Барлык очколарны исәпләгәннән соң 1нче урынга Айсылу Мөбарәкшина лаек булды. Ул бәйгенең май аенда республика күләмендә үтәчәк финал ярышларында катнашып, район данын яклаячак. 2-3нче урыннарны В.Петров һәм А.Нургалиева яулады. И.Шәвәлиева - "Иң инициативалы", З.Касыймова - "Иң энергияле", А.Галимуллина - "Спорт сөюче", Г. Кәримова - "Иң иҗади", Ч.Вахитова - "Иң тынгысыз", И.Хөсәенова - "Иң актив" әйдәманнар номинацияләре буенча җиңүчеләр булдылар. Бәйге Лесхоз, Завод - Нырты, Тимершык, Саба гимназиясе, Иштуган, Килдебәк, Сатыш, Курсабаш, Симет, кадет-интернат мәктәбе укучыларының җырлары, бию төркемнәренең чыгышлары белән үрелеп барды.

А. Димөхәммәтова,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X