Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мөһим мәсьәләләр күтәрелә

Җирле үзидарәләрнең агымдагы елның 6 аенда башкарылган эшләргә учреждение җитәкчеләре белән берлектә анализ ясау һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләү максатында авыл җирлекләрендә җыелышлар дәвам итә.

Узган шимбәдә Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов, бүлек җитәкчеләре катнашында узган сөйләшүләрдә шушы җирлекләр өчен җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр күтәрелде. Әйтик, Төбәктә салынучы асфальт юлны авылның уртасына кадәр генә түгел, ә читенә кадәр чыгару, авыл уртасында күперне яңаны эшләү турында сүз булды. Район җитәкчеләре шулай ук 2 июльдә Төбәктә ремонттан соң бер бинада ачылган клуб, балалар бакчасы, медпункт эшчәнлеге белән таныштылар.

Иске Икшермәдә исә урта мәктәп бинасын рациональ файдалану турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев