Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Сезне илебездә иң беренчеләрдән - XIX гасырда ук булдырылган һөнәри бәйрәмегез - Тимерьюлчылар көне белән ихлас котлыйбыз. Территориясеннән себер магистрале узуы районыбызда бер гасырга якын тарихлы тимерьюлчылар династиясе барлыкка китерде. Шәмәрдән станциясе икътисадта мөһим роль уйнаучы булды һәм хәзерге шартлардагы тотрыклы территориаль үсеш тә тимер юл транспортыннан башка мөмкин түгел. Станциядә кабул ителгән, төяп озатылган йөк күләме, тимер юл транспортында йөрүче пассажирларга күрсәтелгән хезмәт моны ачык раслый. Ә тимер юлчыларыбыз хезмәт күрсәткән дистанцияләрдә иминлек тәэмин ителү аларның һөнәри осталыгы һәм эшләренә җаваплы караулары нәтиҗәсе. Хезмәтегезгә бирелгәнлегегез алга таба да район үсешенә, тимер юл инфраструктурасының эшен камилләштерү, транспорт процессын оештыруның алдынгы формаларын кертүгә булыш итәр.

Авыр һәм фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз, ныклыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен сезгә, тимер юлчылар, зур рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, сәламәтлек, эшегез уңышлар, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тимерьюлчылар

2
X