Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Онытырга хакыбыз юк

30 октябрьдә илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу дата безгә тарихыбыздагы фаҗигале вакыйгаларны - тоталитар режим корбанына әверелгән миллионлаган кешеләрнең гаделсезлек ачысын бөтен тулылыгы белән татып, репрессиягә дучар ителүен, кылмаган җинаятьләрдә гаепләнеп, лагерьларга, сөргеннәргә, махсус җирлекләргә җибәрелүен искә төшерә. Рухи һәм физик газаплаулар репрессияләнгәннәрнең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да кагыла, алар гомере "халык дошманы" ярлыгын күтәрәләр. Шуннан соң күпме вакыт үтсә дә, безнең әлеге коточкыч чорны онытырга хакыбыз юк. Ләкин кимсетүләргә нахакка гаепләнгәннәргә кеше булып калырга комачауламады. Алар Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык үрнәге, тылда фидакарьләрчә эшләде, илебез үсеше өчен хезмәт куйды. Хәзерге вакытта районыбызда репрессиядән зыян күргән, шундыйларның гаиләләреннән булган кеше яши. Барысына да сабырлык, сәламәтлек, озын гомер, куанычлы картлык телик. Аларның катлаулы язмышы бүгенге һәм киләчәк буыннар тормышында беркайчан да кабатланмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев